Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тобольскида Тукай премиясе лауреаты Якуб Зәнкиев иҗатына багышланган конференция узачак
Фәнни-гамәли конференция язучының тууына 100 ел тулу уңаеннан оештырыла.
(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). 28-29 апрельдә Тобольск шәһәрендә “Зәнкиев укулары” VI Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. ТР Фәннәр академиясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, язучы, педагог, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, тарихчы Якуб Камали улы Зәнкиевка 100 ел тулу уңаеннан, әлеге конференция Д.И.Менделеев исемендәге Тобольск педагогия институтында үтәчәк.
"Заманча полиэтник киңлектә милли мәгариф һәм мәдәният: төбәк компоненты" темасына багышланган фәнни җыенның максаты - күп төрле халыклар яшәгән төбәктә милли мәгарифне саклап калу һәм үстерү, татар телен, әдәбиятын, тарихын һәм мәдәниятен фәнни яктан тикшерү. Анда язучының иҗади мирасын таныту, Якуб Зәнкиев иҗатында себер татарларының тарихы һәм мәдәнияте чагылышы, себер татарларының телен, рухи мәдәниятен һәм тарихи мирасын өйрәнү (һ.б.) кебек мәсьәләләр күтәрелер дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз