news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тобольскида шагыйрь Булат Сөләйманов иҗатына багышланган шигърият кичәсе булды

Очрашуда катнашучылар шагыйрь Булат Сөләйманов шәхесенең әһәмияте, аның татар мәдәнияте, теле, традицияләре һәм тарихы белән кызыксынуы турында фикер алыштылар.

Тобольскида шагыйрь Булат Сөләйманов иҗатына багышланган шигърият кичәсе булды
https://tatar-congress.org/ru/

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Тобольск шәһәрендә беренче Себер шагыйре Булат Сөләйманов иҗатына багышланган «Мин себер татары» шигърият кичәсе булды.

Очрашуда катнашучылар шагыйрь Булат Сөләйманов шәхесенең әһәмияте, аның татар мәдәнияте, теле, традицияләре һәм тарихы белән кызыксынуы турында фикер алыштылар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада шагыйрьнең шигырьләре яңгырады, «Яшьлеккә сәяхәт» ветераннар ансамбле Булат Сөләймановның шигыренә язылган җыр башкарды. Шулай ук шагыйрьнең Мәскәү әдәбият институтында бергә укыган төркемдәше дә чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot