news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тобольскида Себер татарлары прозасына нигез салган Якуб Зәнкиевне искә алдылар

Чарада Якуб Зәнкиевнең әсәрләреннән өзекләр укылды.

(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”). Тобольскиның Себер татар мәдәнияте үзәгендә Себер татарлары прозасына нигез салучы, РСФСРның атказанган укытучысы Якуб Зәнкиевнең туган көненә багышланган чара узды. Бәйрәмне оештырган Себер татар мәдәният үзәге әгъзалары Бөек Ватан сугышында катнашкан язучы, фронтовикны искә алды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Якуб Зәнкиевне искә алырга аның хезмәттәшләре, дуслары, туганнары җыелды. Шулай ук язучының иҗаты белән танышырга Тубыл шәһәренең беренче урта мәктәбе укучылары да килгән иде.

Чарада Якуб Зәнкиевнең әсәрләреннән өзекләр укылды. Шулай ук әдәби кичәдә әдипнең дуслары, каләмдәшләре дә катнашты. Алар Якуб Зәнкиев турында истәлекләре белән уртаклашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot