news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тобольскида себер татарлары фестиваль-бәйгесе оештырыла

“Сүзге-тора” II Халыкара себер татарлары һәм Евразия киңлегендәге төп халыкларның тарихи-мәдәни мирас фестивале икенче тапкыр уздырыла.

(Казан, 6 май, "Татар-информ"). Төмән өлкәсенең Тобольск шәһәрендә “Сүзге-тора” II Халыкара себер татарлары һәм Евразия киңлегендәге төп халыкларның тарихи-мәдәни мирас фестивале икенче тапкыр оештырыла.

19-20 майда үтәчәк фестиваль Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Тобольск шәһәре хакимияте ярдәмендә Төмән өлкәсенең “Мирас” төбәк татар иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла.

Фестиваль кысаларында “Себер татарлары һәм Евразия киңлегендәге төп халыкларның тарихи-мәдәни мирасы: үткәннәр һәм бүгенге” темасына багышланган бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен уздыру каралган. Конференция материаллары тупланып, җыентык чыгару күздә тотыла.

Фестивальгә милли-мәдәни автономияләр, мәдәни үзәкләр, иҗтимагый оешмалар һәм фондлар, халык сәнәгате оешмалары, фольклор коллективлары һәм солистлар, туристлык агентлыклары, фәнни-тикшеренү үзәкләре, студентлар, мәктәп укучылары һәм, гомумән, татар халкы тарихы белән кызыксынучылар чакырыла.

Иҗади бәйгеләр 16, 17дә 30га һәм 31дән өлкән яшьтәгеләр арасында түбәндәге номинацияләр буенча үтә:
•Инструменталь башкару (соло, ансамбль);
•Хореография (соло, ансамбль);
•Сәнгатьле сүз (соло, ансамбль белән башкару);
•Декоратив-гамәли сәнгать (туку, бәйләү, чигү, агачта яндырып эшләү, балчык, бисер һ.б.);
•Иң әйбәт милли аш-су.

 Гаризалар 2018 елның 15 маена кадәр rtoo-nasledie@mail.ru электрон почтасы буенча кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефоннар: +7 (904) 873-76-24, +7 (982) 920-02-03. Телефон/факс: 8 (3456) 22-01-30.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100