news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тобольск укучылары гореф-гадәтләр фестивалендә татарларның туй йоласын күрсәтеп җиңде

Тобольск шәһәрендә үткәрелгән милли гореф-гадәтләр һәм йолалар фестивалендә татар укучылары беренче урынны алды.

(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ") Тобольскида яшәүче төрле халыкларның милли гореф-гадәтләре һәм йолаларына багышланган фестивальдә шәһәрнең 15 нче урта мәктәбе укучылары татарларда никах йоласына багышланган кечкенә спектакль күрсәтеп, беренче урынны алды. Бу хакта “Тюменские известия” газетасы хәбәр итә.

Төмән шәһәренең Яшьләр эшләре комитеты белән “Яшь туристлар станциясе” сәяхәтләр һәм экскурсияләр бүлеге оештырган фестиваль 1 нче мәктәпнең Актлар залында узды. Анда мәктәп балалары тамашачыларны төрле халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштырды. Аларга, әлбәттә, укытучылары, әти-әниләре дә ярдәм иткән, барлыгы 11 иҗат коллективы катнашты. 15 нче мәктәп укучылары татарларда кызны кияүгә озату йоласы турында театральләштерелгән күренеш әзерләгән иде. Алар кызга бирнә хәстәрләү, юрган тегү йоласын, кичке уеннар уйнап күрсәтте. Бөтен тамаша татар телендә барса да, чын артистларча уйнаган яшүсмерләрнең чыгышы тәрҗемәсез дә яхшы аңлашылды. Жюри аларга икеләнүсез беренче урынны бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100