news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тобольск татарлары Әниләр көненә концерт күрсәтә

Анда профессиональ һәм үзешчән артистлар чыгыш ясаячак.

(Казан,25 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген, ягъни 25 ноябрь көнне Тобольск татарлар үзәгендә Әниләр көненә багышланган концерт узачак. Ул "Барлык әниләргә багышлана..." дип атала.

Оештыручылар "Татар-информ"га хәбәр итүенчә, әниләр өчен профессиональ һәм үзешчән артистлар чыгыш ясаячак. Чарага керү - ирекле. Бәйрәм концерты сәгать 15.00 дә башланачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100