news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тубыл шәһәрендә «Бию – халык күңеле» дип аталган бию бәйрәме узачак

14 ноябрьдә 15:00 сәгатьтә Тубыл шәһәренең Иртыш микрорайонында урнашкан «Речник» мәдәният йортында «Бию – халык күңеле» дип аталган музыкаль-хореографик концерт узачак. Сәхнәдә «Дуслык» һәм «Мирас» татар бию коллективлары чыгыш ясаячак. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Себер-татар мәдәнияте үзәге» төркеме хәбәр итте.

Бию – ул сүзсез дә аңлап була торган уникаль тел, ди бәйрәмне оештыручылар. Концерт программасы милли мәдәниятнең байлыгын, гореф-гадәтләрен һәм рухи матурлыгын ачуга юнәлтелгән.

«Һәр номер – ул якты образлар, үзенчәлекле хәрәкәтләр һәм милли мәдәниятнең кабатланмас матурлыгы. Тамашачыларны чын бәйрәм атмосферасы, колоритлы костюмнар һәм дәртле биюләр көтә», – ди чараны оештыручылар.

Татар бию сәнгатенең матурлыгын күрергә теләүчеләрне көтеп калабыз, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot