news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тобольск музей-тыюлыгында себер татар мәдәнияте турында сөйлиләр

Музейда "Себер татарларының мәдәнияте hәм көнкүреше" залы мәктәп укучылары hәм студентларда, туристларда аеруча зур кызыксыну уята.

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ"). Тобольск тарихи-архитектура музей-тыюлыгында заманча интерактив технологияләр ярдәмендә себер татар мәдәнияте турында сөйләүче экспозиция буенча экскурсияләр оештырыла. Язгы каникуллар чорында музейга мәктәп укучыларын, студентларны көтәләр. "Себер татарларының мәдәнияте hәм көнкүреше” залы туристларда аеруча кызыксыну уята, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Тобольск музей-тыюлыгына экскурcиягә килүчеләрне, музей хәзинәләре белән таныштырганнан соң, махсус автобусларда борынгы шәhәр буйлап сәяхәткә дә алып чыгачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot