news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төбәкләргә илкүләм проектларга каралган акчадан файдаланганда күбрәк мөмкинлек биреләчәк

РФ субъектларына илкүләм проектларга бүленә торган акчадан файдаланганда күбрәк мөмкинлек биреләчәк. РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында шундый тәкъдимен җиткерде.

«Ачык мисал китерәм: федерация субъекты поликлиниканы яңарткан, ремонт эшләрен сыйфатлы итеп башкарган. Әгәр акчасы калган икән, аны федераль бюджетка кире кайтармасаң да ярый, мисал өчен, ремонт ясалган поликлиникага җиһаз сатып алуга юнәлдерергә була», - дип аңлатты механизмны Россия лидеры.

Аның фикеренчә, илкүләм проектларның максатларына ирешү кысаларында акчадан файдаланганда төбәкләргә киңрәк мөмкинлек бирергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot