news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төбәкләргә 2 меңнән артык ашыгыч ярдәм машинасы һәм мәктәп автобусы биреләчәк

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин төбәкләр арасында ике меңнән артык яңа ашыгыч ярдәм машинасы һәм мәктәп автобусын бүлде. Техника паркын яңарту өчен транспорт 2023 елның башында Федерация субъектларына киләчәк.

Федераль бюджеттан бу максатларга өстәмә рәвештә 7,2 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Мәктәп автобусларын сатып алу өчен өч миллиард сум акча тотылачак. Балаларның мәктәпкә уңайлы барып җитү мөмкинлеге булсын өчен, 1100 дән артык яңа машина авыл районнарына җибәреләчәк. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Калган 4,2 миллиард 937 ашыгыч ярдәм машинасын сатып алу өчен булачак. Алар авыл җирлекләрендә, шул исәптән шәһәр тибындагы бистәләрдә һәм илнең кече шәһәрләрендә эшләячәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100