Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төбәкләрдән килгән татар журналистлары Габдулла Тукай әдәби музеенда булдылар
IX Бөтенроссия татар журналистлары форумы катнашучылары бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның әдәби музеенда экскурсиядә булдылар. Чара Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан игълан ителгән Тукай елы уңаеннан оештырылды, дип хәбәр итә конгресс матбугат хезмәте.
Экскурсия барышында журналистлар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты һәм татар әдәбияты үсешенә керткән өлеше белән якыннан таныштылар. Музей экспозициясе Тукайның бай рухи мирасын, аның татар халкының милли үзаңын формалаштырудагы әһәмиятен тагын бер кат ачарга мөмкинлек бирде.
IX Бөтенроссия татар журналистлары форумы каләм әһелләрен Казанда бер мәйданга җыеп, татар журналистикасының бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу һәм милли мәгълүмат чаралары арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту өчен мөһим чара булып тора.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз