news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төбәкләрдә хайван авырулары таралу сәбәпле, Татарстанда саклану чаралары көчәйтелде

Төбәкләрдә хайван авырулары таралу сәбәпле, Татарстанда саклану чаралары көчәйтелде
Фото: © «Татар-информ»

Илнең берничә төбәгендә хайваннар арасында төрле инфекцияләр таралу сәбәпле, Татарстан Республикасында ветеринар контрольне көчәйттеләр. Юлда терлек төялгән машиналарны туктаталар, кибет-базарларга килә торган ит продукциясен тикшерәләр. Республиканың Ветеринария идарәсе җитәкчелеге районнарда хуҗалык рәисләре, мал-туар алып-сатарлары белән киңәшмәләр уздыра башлады. Бу хакта «ТНВ-Татарстан» телеканалында чыгучы «Адымнар» тапшыруында хәбәр иттеләр.

Татарстан – мал-туар баш саны буенча иң зур төбәкләрнең берсе. Алар бездә 800 меңнән артык. Моңарчы булган чирләр, әйтик, бруцеллёз белән көрәш мисалларыннан күреп торабыз: инфекция эләгү – хуҗалык икътисадына бик кыйммәткә төшәргә мөмкин. Күрше Чувашиядә ачыкланган пастереллёз һәм башка төбәкләрдә тынгысызлык тудырганда исемсез чирләр республика терлекчеләренен көндәлек мәшәкатьләрен арттырды.

Кайбычның иң зур сөтчелек комплексларының берсендә эшчеләрне эчкә санитар зона аша, ә килгән һәр техниканы дезинфекцияләп кертәләр. Камаз-тракторларга икешәр кат сиптерә башлаганнар. Хуҗалык территориясенә бер чит кеше дә, машина да уза алмый.

«Һәрбер машина безнең контроль-үткәрү пункты аша уза. Аларга дезинфекция ясыйбыз. Комплекска бернинди чир дә керә алмасын өчен, барлык кирәкле чараларны күрергә тырышабыз», - ди Кайбыч сөт комплексы зоотехнигы Рафис Валиев.

Биредә дүрт мең башка якын мөгезле эре терлек бар. Шуларның өч мең ярымы – савым сыеры. Нигездә малларны Воронеж һәм Рязань өлкәләреннән китертә торган булганнар, ләкин моның өчен башта Баш ветеринария идарәсенең рөхсәте кирәк.

«Хәзер безгә Чувашия Республикачыннан терлек кертүне тыйдылар. Малларны башка җирдән алып кайткан очракта аларны утыз көн карантинда тотабыз, чөнки гадәттә йогышлы авыруларның инкубация чоры –14 көн. Шул рәвешле, чир кергән очракта хужалыкны саклап кала алабыз дигән сүз», - дип аңлатты Кайбыч сөт комплексының баш ветеринар табибы Василий Ефремов.

Хәзер төрле авыруларның унбиш төбәктә ачыклануы билгеле. Кайда пастереллёз, кайда ящур, кайда бруцеллёз, дигәң имеш-мимешләр тарала. Авыру инде расланган һәм Татарстанга иң якын торган төбәк – Чувашия Республикасы. Анда пастереллёз ачыклану сәбәпле, 10 марттан карантин кертелде.

«Әлеге авыру мөгезле эре терлеккә йогуга берничә көн эчендә чир килеп чыгуның сәбәпләре ачыкланды. Нинди авыру икәнлеге һәм таралу чыганагы да билгеләнде», - ди Чувашия Республикасы авыл хуҗалыгы министры Андрей Макушев.

Кайбыч районы Чувашия белән күрше. Алар хәзер намуссыз алып-сатарлар активлашыр, дип курка. Халыкка уяу булырга һәм теләсә кемнән мал-туар алмаска киңәш итәләр.

«Без республиканың иң читендә, Чувашия Республикасы чигендә торабыз. Күпме соклансак та, күпме чаралар күрсәк тә, алып-сатарлар авылларга кереп кирәкле документларсыз, белешмәләрсез бозауларын сата башларга мөмкин», - ди Кайбыч ветеринария берләшмәсе баш ветеринар табибы Радик Сабирҗанов.

Баш ветеринария идарәсендә терлек алып сатуны туктатып булмаячагын аңлыйлар. Шуңа үзебезнең хуҗалыкларга халыкка арзанрак хакка сатарга киңәш ителә. Шулчакта алар, бәягә кызыгып, очсызны һәм тикшерелмәгәнне алмас иде.

«Без хәзер цифрлы заманада яшибез. Кешеләр интернетта кызыктыргыч игъланнар күрә. Анда терлекне китереп бирергә үк вәгъдә итәләр. Кеше, бәясенә кызыгып, китертергә мөмкин. Әгәр республикада арзанрак хакка сатылса, теләсә кемнән алмаслар иде», – дип саный Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.

Кайбер шәһәр һәм районнарга керү юлларында ветеринарлар кизү тора. Алар инспекторлар белән берлектә маллар төялгән машиналарны туктата, аларның кайдан кертелүләрен, документлары бармы-юкмы икәнлеген тикшерә. Бер генә авыру мал да меңләгән башны һәм тулы бер хуҗалыкны юкка чыгарырга мөмкин.

Ел башыннан терлек төялгән мең ярым машинаны тикшергәннәр. Шуларның утызын кире борганнар. Аларның документлары тәртиптә булмаган.

Узган атнада республика киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә игътибарын юнәлтте.

«Республикага йогышлы инфекцияләр керүгә юл куймау өчен чараларны көчәйтергә кирәк. Санкцияләнмәгән тәртиптә хайваннар һәм продукция кертүне чикләргә, юл патруле хезмәтенең стационар һәм күчмә постларында контрольне көчәйтергә», - дип белдерде республика Рәисе.

Итне сатуга чыгарганчы документларын да, аның сыйфатын да берничә тапкыр тикшерәләр. Казанның Мәскәү базарына атнасына өч тапкыр ит китерелә. Белгечләр башта аның тышкы яктан тиешле таләпләргә туры килүен карый, аннан кисәкләрен лабораториягә җибәрә. Бактерияләрне микроскоп аша, ә вирусларңы махсус анализ ярдәмендә ачыклыйлар.

«Безгә бу атнада Ветеринария идарәсеннән итне кайсы төбәкләрдән кабул итәргә ярый, кайдан ярамавы турында документ килде. Анда рөхсәт ителгәннәр белән генә эшлибез. Ләкин шулай да ничектер шикле ит кертелгән очракта лабораториядә изоляция камерасы бар. Итне шунда урнаштырачакбыз. Шулай ук бөтен җирне дезинфекцияләргә тиеш булабыз», - дип сөйли Мәскәү базарының башкарма директоры Тарлан Гусейнов.

Казан агропромпаркы лабораториясе исә ялларсыз эшли, чөнки итне монда көн саен китерәләр. Моңа кадәр аны Чувашиянең Комсомол районыннан кабул иткән булсалар, соңгы ике атнада алардан кертмиләр. Бүген республикада ачылган ярминкәләрдә дә Татарстанда җитештерелгән товар гына сатылды.

«Татарстандагы барлык төрекчелек фермалары ябык режимга күчерелде. Ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәргә, биологик саклану чараларын күрергә, транспортны дезинфекцияләргә кушылды», - дип билгеләп үтте Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов.

«Унбер авыру аеруча куркыныч категориягә керә. Шуларның берсе генә килеп чыкса да, без сөтне дә, сөт продукциясен дә, итне дә чит илләргә экспортка чыгара алмыйбыз», - дип аңлатты Россельхознадзорның Татарстан буенча филиалы директоры урынбасары Идрис Гатин.

Корбан гаете алдыннан чир керү ихтималы бермә-бер артырга мөмкин, чөнки халык сарыклар ала башлый.

«Безнең төп бурыч – сарыкларны башка төбәкләрдән кертмәскә. Республикада ике йөз меңнән артык сарык бар. Бездә үзебезгә җитәрлек сарыклар бар, чит төбәкләрдән кертмәскә кирәк», - дип белдерде Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.

Хәзер республиканың Ветеринария идарәсе җитәкчелеге хуҗалык рәисләре, авыл башлыклары белән киңәшмәләр уздыра, чөнки бу очракта җитәкчеләрнең халык белән кулга-кул тотынып уртак фикергә килеп эшләве нәтиҗәлерәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot