news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төбәкләрдә һәм чит илләрдә «Татар кызы – 2026» бәйгесенең финаллары старт алды

Төбәкләрдә һәм чит илләрдә «Татар кызы – 2026» бәйгесенең финаллары старт алды
Фото: tatar-congress.org

Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесенең төбәк этаплары финаллары старт алды. Беренче финал Удмуртия Республикасында — Ижевск шәһәрендә узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Удмуртия Республикасында финал төбәкнең мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйгага әверелде, ул җәмәгать оешмалары вәкилләрен, мәдәният эшлеклеләрен, яшьләрне һәм кунакларны берләштерде. Бәйге традицион рәвештә татар телен саклау, милли традицияләрне популярлаштыру һәм яшь буынның потенциалын ачуга юнәлтелгән.

Сәламләү сүзе белән Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар белән эшләү комитет җитәкчесе, Халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясе рәисе — А.Ф. Халиуллин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде һәм бәйгенең милли үзаңны саклау һәм үстерүдә, төбәкләрдә татар яшьләренә ярдәм итүдә мөһим проект булуын ассызыклады.

Кичәнең программасы бердәм сценарий нигезендә төзелде: катнашучыларны тәкъдим итү, дефиле, иҗади һәм интеллектуаль этаплар. Катнашучылар югары әзерлек дәрәҗәсен, сәхнәдә тоту осталыгы, шулай ук татар халкы тарихын, күренекле шәхесләрен, гореф-гадәтләрен һәм телен тирән белүләрен күрсәттеләр.

Кичәнең аеруча матур бизәге булып махсус кунак — Эльвира Мифтахова чыгышы ясады.

Финалда җиде катнашучы көч сынашты: Айсылу Ишалина, Алина Сабирҗанова, Ләйсән Хикмәтуллина, Әминә Большакова, Алия Фәррахова, Амалия Гыйлметдинова һәм Эльвина Хаҗиева. Һәркайсы заманча татар кызы образына туры килгән чыгыш тәкъдим итте.

Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүче булып Айсылу Ишалина танылды. Ул Удмуртия Республикасын август аенда узачак Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесенең ярымфиналында тәкъдим итәчәк.

Җиңүчегә һәм катнашучыларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Финал «Туган тел» гимнын башкару белән тәмамланды.

Бөтендөнья татар конгрессы һәм Халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясе Удмуртия Республикасының «Татар кызы 2026» оештыручыларга, партнерларга һәм спонсорларга — Удмуртия Татар эшмәкәрләр клубына, Татар төбәк милли-мәдәни мохтариятенә, Халык иҗаты йортына, «Иман» татар яшьләре берлегенә — чараны югары дәрәҗәдә үткәргән өчен рәхмәт белдерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot