news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төбәкләргә хәмер сатуны тулысынча тыю хокукы бирергә җыеналар

Якутиядә спиртлы эчемлекләр сатуны чикләүдә төбәкләргә күбрәк ирек бирергә тәкъдим иттеләр. Анда хәтта барларда һәм кафеларда хәмер сатуга тыю кертергә мөмкинлек бирә торган вәкаләтләр алырга телиләр, дип яза «Известия».

Бу турыдагы канун проектын Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт җыены (Ил Тумэн) депутатлары эшләгән.

Хәзерге вакытта төбәкләрдәге хакимият ваклап сату нокталарында хәмер сатуны тыя ала, әмма бу җәмәгать туклануы урыннарына кагылмый.

Кайбер белгечләр төбәкләргә мондый хокукны бирергә мөмкин дип саный, чөнки җирле хакимият урыннардагы хәлне күпкә яхшырак белә. Кайберәүләр «коры закон»ның легаль булмаган базар үсешенә ярдәм итәчәгенә курку белдергән, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot