news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төбәгенә карап, контракт белән хезмәт үтүчеләргә түләү ике тапкыр артыграк булырга мөмкин

Төбәгенә карап, контракт буенча хәрби хезмәт өчен түләү ике тапкыр да артыграк булырга мөмкин.

Бу хакта «ВСЕ СВОИ» марафоны барышында Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы Евгений Токмаков әйтте.

Ул, хәрби хезмәткә контракт имзалагач, хезмәт ихтыяҗларын исәпкә алып, хәрби үз гаиләсен дә шул төбәккә күчерә алуын искәртте. Ул очракта гаиләгә күптөрле социаль гарантияләр каралган.

«Акча күләме, хәрби кайда хезмәт итүгә карап, 15 яки 30 процентка да арта ала. Кайбер очракларда ике тапкыр артырга да мөмкин», – диде Токмаков.

Контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган акча күләме 300 мең сумга тәңгәл, ул контрактны имзалауга ук күчерелә. Айлык түләү 204 мең сумнан башлана.

Контракт буенча хезмәтнең өстенлекләре турында бүген сүз иртәнге 10.00 нан кичке 22.00 га кадәр «ВСЕ СВО» телевизион патриотик акциясе кысаларында барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot