news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТНВда «Яңа ел белән, гаилә!» 12 сәгатьлек телемарафоны узачак

Якшәмбе көнне, 22 декабрьдә, «ТНВ-Татарстан» телеканалы эфирында «Яңа ел белән, гаилә!» 12 сәгатьлек телемарафоны һәм Гаилә елы финалы узачак.

Иртәнге тугыздан кичке тугызга кадәр ТНВ студиясенә Татарстаннан гаиләләр һәм йолдызлы кунаклар киләчәк.

Шулай ук туры эфирда «Татарстанның халык Кыш бабае» бәйгесенә дә йомгак ясаячаклар. Республика халкы иҗади номер белән видео төшереп җибәрә ала иде. Барлыгы 12 җиңүче билгеләнгән һәм алар телемарафонда катнашачак.

Искәртеп үтик, Россия халкы Яңа ел бәйрәмнәрендә 11 көн (29 декабрь – 8 гыйнвар) ял итәчәк. Шимбә, 28 декабрь – эш көне була.

news_right_1
news_right_2
news_bot