Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операциядә һәлак булган Россия Герое Дамир Исламов турында «ТНВ»да сөйләделәр
«Татарстан – Яңа гасыр» («ТНВ») телеканалында «Барысы да Җиңү өчен!» хәйрия марафоны барышында Татарстанда туган Россия Герое Дамир Исламовка багышланган сюжет чыкты. Аның турында туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре сөйләде.
Дамир Исламов 1996 елда Лениногорскида күп балалы гаиләдә туган. Ул Кызыл Байраклы Казан югары танк команда училищесын тәмамлаган.
Дамир Исламов 2022 елның 7 мартында махсус хәрби операциядә һәлак булды. Аңа 25 яшь иде. Лениногорск егете җитәкчелегендә танк экипажы хәрби бурычны үтәгәндә ут ноктасын һәм дүрт хәрби машинаны юк итә. Әмма аның танкын дошман юкка чыгара.
Узган елның 25 мартында Россия Президенты Владимир Путин Дамир Исламовка үлгәннән соң Россия Федерациясе Герое исемен бирү турындагы карарны имзалады.
Искәртик, Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен марафон «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында 10.00 сәгатьтә башланды.
Теләге булган һәр кеше махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен акча җыюда катнашырга мөмкин. Телевизор экранында QR-код чыга, тамашачылар аның аша ярдәм күрсәтә ала. Җыелган акча Татарстаннан үз теләге белән махсус хәрби операциягә китүчеләргә һәм мобилизацияләнүчеләргә җибәреләчәк.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, телемарафон тамашачыларына «Алга» батальоны гимны премьерасы тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз