news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТНВда 14 сәгатьлек «Гаилә белән сайлыйбыз» телемарафоны башланды

ТНВда 14 сәгатьлек «Гаилә белән сайлыйбыз» телемарафоны башланды
Фото: ТНВ

Бүген IX чакырылыш Россия Дәүләт Думасына сайлауларның соңгы көнендә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Гаилә белән сайлыйбыз» гомумреспублика телемарафоны уза. Ул Мәскәү вакыты белән 8.00 сәгатьтә башланды һәм 22.00 сәгатьтә тәмамлана.

ТНВның зур студиясенә йолдызлы гаиләләр, хезмәт династияләре, юбилярлар һәм яшь парлар киләчәк. Гомумән алганда, 200дән артык кунак көтелә, дип билгеләп үтәләр телеканалда.

Телемарафон кысаларында «Республика тавышы» зонасы эшеләячәк – анда сәясәт белгечләре, тарихчылар, социологлар һәм җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясый. «Гаилә кунак бүлмәсе» дип аталган икенче мәйданчыкта хезмәт династияләре вәкилләре һәм Татарстанның күп балалы гаиләләре була.

Телемарафонның үзенчәлекләреннән берсе 50 ел бергә яшәгән парлар өчен туры эфирда өч «алтын туй» тантанасын уздыру булачак. Алар өчен ярты гасыр элеккеге туй атмосферасын (гладиолус чәчәк бәйләмнәрен, балдакларны, документларны һәм туй биюен дә кертеп) яңартырга тырышачаклар.

Болардан тыш, тамашачыларны 16 музыкаль номер, Татарстанның 10 шәһәреннән турыдан-туры кушылулар, җиде махсус яңалыклар чыгарылышы көтә.

«Гаилә белән сайлыйбыз» фотоконкурсының соңгы көнендә марафон вакытында калган призлар уйнатылачак - 11 iPhone 17 смартфоны һәм ике Sollers ST8 автомобиле (икенче автомобильне уйнату нәтиҗәсе гамәлдән чыгарылды).

  • 18, 19, һәм 20 сентябрьдә #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика фото бәйгесе уза. Анда Татарстанда яшәүче һәркем 18 сентябрь 08.00 сәгатьтән 20 сентябрь 20.00 сәгатькә кадәр фото урнаштырып, 3 Sollers ST8 автомобиленең берсен яки 33 iPhone 17нең берсен оту мөмкинлегенә ия.
news_right_1
news_right_2
news_bot