news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТНВ журналисты Радик Фәрхуллин белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле булды

ТНВ каналының Яңалыклар хезмәте продюсеры Радик Фәрхуллин белән хушлашу бүген 13.00 сәгатьтә телеканал бинасының төп керү урыны янында (Шамил Усманов ур., 9) була.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, тележурналист Радик Фәрхуллин озакка сузылган каты авырудан соң 49 яшендә вафат булды. Ул «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында 2003 елдан бирле эшли.

«Югары бурыч хисе һәм эшкә тугрылык, профессионализм, гаять зур энергия, үз идеалларына һәм ышануларына тугрылык, шулай ук кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәт аңа лаеклы абруй һәм хезмәттәшләре һәм тамашачылар арасында танылу бирде», – дип яза ТНВ сайты генераль директоры һәм ТР Журналистлар берлеге башлыгы Илшат Әминов сүзләрен.

«Радик Нурисламович каты авыру белән 12 елдан артык көрәште. Яхшылыкка ышанып яшәде һәм ахырга кадәр эшләвен дәвам итте, аны бөтен республика һәм бөтен дөнья татарлары белде һәм яратты», – дип өстәде Әминов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100