Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТНВ үз тамашачысын районнарда тапты
“ТНВ” каналы һәм “Болгар радиосы” Татарстан медиапроектлары арасында республика районнарындагы аудитория буенча беренчелекне яулады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 30 март, “Татар-информ”). Аналитик тикшеренү һәм тирәнтен өйрәнү үзәге (алга таба ЦАИР) үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре буенча ”Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең ике зур проекты – “ТНВ” каналы һәм “Болгар радиосы” – республика районнарындагы аудитория буенча Татарстан медиапроектлары арасында беренчелекне яулады.
Республикада 2014 елның декабреннән алып 2015 елның гыйнварына кадәр үткәрелгән социологик тикшеренүләрдә 14 яше тулган 1, 6 мең кеше катнашкан. Шуларның 74%ы көн саен диярлек телевизор карый, 36%ы радио тыңлый.
Телеканаллар исемлегенең иң югары урынын “Первый канал” алды: аны республика халыгының 57,8%ы карый. “Россия 1” - икенче урында (43,9%). Беренче өчлек “НТВ” каналы белән тәмамлана (29,1%). Әлеге федераль телеканаллардан соң 4нче урында – “Татарстан – Яңа Гасыр” каналы. Республика районнары арасында ул абсолют лидер: Арчада аны халыкның 78,8%ы карый, Байлар Сабасында һәм Сарманда - 77,5%ы, Азнакайда – 73,4%ы, Буада – 73,3%ы, Чирмешәндә – 73,3%ы (болар татар теле киң таралган районнар).
Болардан кала, беренче унлыкка “ТНТ” (26,1%), СТС (25,6%), “Россия 2” (21,9%) һәм “Россия 24” (15,1%) каналлары керә. Әлеге дистә “Домашний” телеканалы белән тәмамлана.

Шунысы да игътибарга лаек – “Мәйдан” каналы да Татарстандагы иң популяр телеканаллар дистәсеннән ерак китмәгән. ЦАИР үзәге сорау алучыларының 5,6%ы әлеге каналны кабельле челтәрләрдә карый.
Иң популяр мәгълүмати тапшырулар исемлегенең беренче урынын “ТНВ”дагы новости/хәбәрләр яулады (сораштыручыларның якынча 30%ы). Әлеге тапшыруларны Байлар Сабасы, Сарман, Чирмешән, Азнакай, Буа һәм Арча төбәкләрендә аеручы яратып карыйлар.

“ТНВ” бренды танылуы мәсьәләсендә болай: сораштырылганнарның 92,7%ы, әлеге телеканалны беләбез, дип җаваплый. Аларның 70 проценттан артыгы каналны әледән-әле карый.
Тикшеренү барышында кешеләрнең телевизор карау вакытларының исемлеге дә төзелде. ТНВ каналын телетамашачының 76,7%ы 18:00дән алып 21:00гә, 20%ы 15:00дән 18:00гә, 19,3%ы 21:00дән 24:00гә кадәр карый.
ТНВның иң популяр телевизион жанрлар бишлегенә хәбәрләр, мәгълүмати тапшырулар (74,8%), музыкаль тапшырулар (51,1%), күңел ачу/ток-шоу (30,5%), спорт трансляцияләре (30,3%) һәм нәфис фильмнар (26,5%) керә. Төгәл тапшырулар исемлеген алсак, беренче урында “Новости/хәбәрләр” (45,2%), алга таба “Башваткыч”, “Мәдәният дөньясында” тапшырулары һәм соңгы урында концертлар тора.
Алдарак әйтелгәнчә, республикада яшәүчеләрнең 36%ы даими рәвештә радио тыңлый. ЦАИР күрсәткечләре буенча шушыларның 16,2%ы - “Болгар радиосы” тыңлаучылары. “Европа плюс” радиосының аудиториясе, мәсәлән, нибары 8,7% кына. “Болгар радиосы”н Буа, Чирмешән, Сарман районнарында аеручы яратып тыңлыйлар. Радионың “казаныш”ын авыл җирендәге тыңлау культурасына бәйләргә була. Гадәттә, радиоалгыч көне буе эшләп, көндәлек тормышның махсус бер фонына әйләнә. Шәһәрдә исә радионы күп очракта машинада барганда тыңлыйлар. “Болгар радиосы”н тыңлауның иң “тәмле” вакыты иртәнге сәгатьләргә туры килә (популяр иртәнге тапшыру – “Чәк-чәк шоу”).

Әлеге тикшеренүләрне үткәргән белгечләр фикеренчә, ТНВның телевизион контенты татар телле һәм рус телле аудиторияләр өчен бер үк күләмдә кызыклы. Рус телле аудиториянең асылы шәһәрдә яшәүче халык белән билгеләнсә, татар телле аудитория – авыл халкы белән. Ике телле аудитория арасында урталыкны саклау – “ТНВ”ны танып белүнең, аның популярлыгын, реклама бирүчеләрнең артуын билгеләүче төп фактор, ди белгечләр.

ТНВның PR-хезмәте материаллары буенча.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз