Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТНВ яңа сезонда тамашачыга «Юллар чатында» дип аталган сериал тәкъдим итәчәк
«Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе «Юллар чатында» дип исемләнгән яңа сериал төшерә башлады.
Сериалны төшерү бүген Мамадыш трактында урнашкан «Татнефть» автоягулык салу станциясендә башланды. «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Әминов бу сериалда эстрада артистлары да катнашачагын әйтте.
«Киләчәктә бездә киноның индустриясе булыр дип өметләнәм. Без дә елына 3-4 сериал, бер фильм төшерү максатын куябыз. «Татнефть» ярдәме белән бу индустрияне булдырырга өметләнәбез. Сыйфатлы фильмнар белән Россия, дөнья базарына чыгу насыйп булсын. Әлегә кадәр чыккан сериалларыбыз уңышлы булды. Мондый команда, артистлар белән яңа сериалның уңышлы булуына шигем юк. Бу безнең тормыш турындагы фәлсәфи сериал булачак. Зур артистлар да катнашачак», – диде ул.
Режиссер Алмаз Әкбәров сериалның 20 сериядән торачагын әйтте. Сериалга төрле театрлардан артистларны җыйганнар.
«100гә якын кешене карадык, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама – бөтен театрлар артистларын күздән үткәрдек. Сериалда барысы 40ка якын артист катнаша. Эш вакытында ул сан үзгәрергә дә мөмкин. Сериалны сентябрьнең уннарында тәмамларбыз, дип торабыз, һава торышы ничек булыр, безнең өчен анысы да мөһим», – диде ул.
Сценарий авторы Альберт Шакиров сериалның «юл» метафорасына таянып эшләнелүен әйтте.
«Без барыбыз да юлда йөргән кешеләр. Татарстандагы сыйфатлы ягулык темасы да һәрберебезгә кагыла. Бу инде «Татнефть» ширкәте белән берлектә эшләгән беренче сериал түгел. Бу өлкәнең дә эчке дөньясын күрсәтергә булдык. Сериалда төп вакыйгалар ягулык салу станциясендә бара. Бу – юллар, кешеләрнең язмышлары киселә торган урын. Төрле кешеләр кисешкән урында кызыклы вакыйгалар килеп чыга», – диде ул.
Сериалны җитештерү башланыр алдыннан аны гамәлгә куючылар, артистлар имзасы куелган тәлинкәне Илшат Әминов камера штативына бәреп ватты.
- Сериал Татарстан Республикасы каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз