Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«ТНВ» хәрәкәте Татарстан Рәисе вазифасына Миңнехановның кандидатурасын хуплады
«Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте активистлары Татарстан Рәисе вазифасына республиканың гамәлдәге җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның кандидатурасын хуплады. Бу хакта белдерү «ТНВ» югары советы утырышында кабул ителде.
Рөстәм Миңнеханов 15 ел дәвамында Татарстанны уңышлы җитәкли. Аның республикада гына түгел, федераль дәрәҗәдә дә югары шәхси абруе бар, дип белдерде парламент башлыгы һәм хәрәкәтнең югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
«Аның өчен икътисад өлкәсендәге казанышлар, аның җитәкчелегендә гамәлгә ашырылган йөзләгән эш һәм программалар, җәлеп ителгән инвестицияләр, яңа эш урыннары, республикада булдырылган милләтара тынычлык һәм татулык атмосферасы сөйли», – дип ассызыклады ул.
Мөхәммәтшин искәрткәнчә, Миңнехановны ТР Рәисен сайлауларга «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге 38нче конференциясендә тәкъдим итте.
«ТНВ» кабул иткән Миңнехановның кандидатурасын яклау турындагы белдерү «Бердәм Россия» төбәк сәяси советына һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясенә җибәреләчәк.
Татарстан Рәисен сайлау 14 сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз