Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТНВ хәбәрчесе Зөфәр Дәүләтшин: Башка төбәк хәрбиләре безнекеләргә көнләшеп карый
Украинага махсус хәрби операция зонасына барган ТНВ хәбәрчесе Зөфәр Дәүләтшин махсус хәрби операция зонасында эшләвеннән хис-кичерешләре белән уртаклашты. "Башка төбәк хәрбиләре безнекеләргә көнләшеп карый", - диде ул "ВСЕ СВОИ" марафоны барышында.
Ул хәрби операция зонасында оператор белән биш тапкыр булганын әйтте. «Солдатларның кайсы белән сөйләшсәк тә, «нәрсә өчен килгәнне беләбез, зәхмәт Россиядә тамыр җәймәсен өчен килдек» диләр. Нинди яшьтә булуына, авырлыкларга карамастан, бөтен кешедә патриотик хис», - ди Зөфәр Дәүләтшин.
Ул хәрбиләргә ярдәм йөзеннән төрле әйберләр алып баруы турында сөйләде. «Балалардан хатлар, рәсемнәр алып барабыз. Хәрбиләр кырыс кешеләр булса да, хатларны укыганда, күзләренә яшь тула», - диде.
«Бер хәрби сөйләде. Зәйдән бер кыз аңа хат язган. Аннары аның җавап хатын шул кызга кайтарып бирдек. Шулай итеп, бер кыз белән бөтенләй таныш булмаган хәрбине бәйләдек. Солдатларга матди ярдәмнән бигрәк мораль ярдәм мөһим», - дип искәртте Зөфәр Дәүләтшин.
Корреспондент Украинага эшләргә барганда күпмедер курку булуын да яшерми. «Беренче тапкыр барганда, куркытты, ләкин ничә тапкыр барсаң да, куркыта инде. Билгесезлек бит, нәрсә буласын белеп булмый. Шулай да егетләребез окопларда ятканда, җирле халык сигез елдан артык шундый шартларда яшәгәндә, курку турында уйларга хакым юк», - ди Зөфәр.
Аның сүзләренчә, репортажлар эшләгәндә, хәрбиләр бик теләп сөйли. «Солдатларның якыннары белән элемтәләрен көйләп, арадашчылар да булдык. Без килгәч, туган якларына кайтып килгән кебек булалар. Кәефләрен, Татарстан ничек ярдәм итүен сорашабыз. Башка төбәк хәрбиләре көнләшеп тә карый икән безнең республика егетләренә, чөнки Татарстан барысы белән дә тәэмин итә", - ди ул.
"Хәрби гамәлләр зонасына кергәч, янган, җимерек йортларны күргәч, кинога эләккән кебек. Аннары чынбарлык икәнен аңлыйсың. Андагы халык бөтенләй башкача яши, булганының кадерен белә, иртән уянганнарына сөенәләр. Кайнар ризык, кайнар душ бездә гадәти хәл, ә анда бәйрәм. Күчмә мунча килгәч тә, бик шатландылар", - дип искә алды Зөфәр Дәүләтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз