Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
5 елда «Безнең ишегалды» проекты кысаларында Татарстанда 5174 ишегалды төзекләндерелгән
5 ел эчендә «Безнең ишегалды» проекты кысаларында Татарстанда 5174 ишегалды төзекләндерелгән. Бу хакта бүген «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында сөйләделәр.
«Татарстанның төрле районнарында берничә мең ишегалды тәртипкә китерелгән. Казанның Фрунзе урамында Татарстанның башка урамнарында кебек үк төзекләндерү эшләре алып барылган. Территорияне яңартып өч ишегалды берләштерелгән, 1200 кешенең яшәү шартлары яхшыртылган. Балалар өчен уңайлы мәйданчык булдырылган, балалар анда шашка уйный, ял итә», – дип хәбәрләр белән таныштырды телемарфонны алып баручы Илдар Кыямов.
5 ел эчендә Татарстанда 44 миллиард сумга 5174 ишегалды яңартылган. Быел Татарстанда 679 ишегалды яңартылачак. Бу үз чиратында 200 мең кешене колачлаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз