news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«ТНВ» телеканалында унберенче iPhone 16 смартфоны җиңүчесе билгеле булды

«ТНВ» телеканалында унберенче iPhone 16 смартфоны җиңүчесе билгеле булды
Фото: «ТНВ» телеканалы сайтыннан алынды

Бүген «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында Бердәм сайлау көне уңаеннан «Мин яратам сине, Татарстан» телемарафоны 14 сәгать буена дәвам итә. «Бөтен гаилә белән сайлыйбыз» фотоконкурсында катнашкан сайлаучылар арасында унберенче Айфон 16 смартфоннарын уйнату көн буена барды.

Шулай итеп, унберенче җиңүче булып Гүзәл Закирова танылды. Барлыгы 20:00 сәгатькә 95 836 кеше катнашты.

Көн эчендә «ТНВ» телестудиясендә 150 кеше булып киткән, эфирны зәңгәр экраннарда чыгару өчен 100дән артык хезмәткәр эшли. Хәзер 21.00 сәгатьтән соң «Sollers ST8» маркалы икенче автомобилен отучы исемен игълан итәчәкләр.

  • Бүген Республика халкы Татарстан Рәисен сайлады. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар оештырылды Муниципаль сайлауларда 11,4 меңнән артык кандидат катнашты, алар арасында – төп партияләр вәкилләре һәм 2,6 меңнән артык үз-үзен тәкъдим итүчеләр теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot