news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТНВ телеканалында “Җомга киче” проектына алмашка “Болгар” радиосы концерты килә

“Кайнар хит” тапшыруына кергән популяр җырлар шушы концертта яңгыраячак

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Яңа гасыр” телеканалында “Музыкаль дистә” тапшыруы урынына “Кайнар хит” тапшыруы алмашка килә. Бу хакта “Яңа гасыр” телерадикомпаниясе” ААҖ генераль директоры урынбасары, баш редактор Данил Гыйниятов хәбәр итте. Бүген яңа телесезонга багышланган матбугат конференциясе узды.

“Кайнар хит” беренче тапкыр узган шимбәдә чыккан. Ул иртәнге 10 нан 11 гә кадәр вакыт аралыгында күрсәтеләчәк. Аны “Алабута” җыры белән танылган Айсылу Габдинова алып барачак. Данил Гыйниятов аның яшьләр программасында “Поем и учим татарский язык” программасында алып баручы буларак берничә чыгарылышта катнашуын да искәртте.

“Тапшыруга атна дәвамында “Болгар” радиосында хит-парадта катнашкан 10 җыр керәчәк. Эфир вакытында тамашачылар турыдан-туры тавыш бирәләр. Атна дәвамында һәм эфир барышында бирелгән тавышлар саны кушылачак. Иң аз тавыш җыйган клип төшеп калачак”, - дип белдерде Данил Гыйниятов.

“Кайнар хит” тапшыруының дәвамы буларак ай саен “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Болгар” радиосы концерты уздырылачак. Хит булган җырлар шушы концертта яңгыраячак. “Болгар” радиосы концерты телевизион форматта һәр атна якшәмбе көнне кичен 20 сәгать 30 минутта күрсәтеләчәк. “Бу “Җомга киче” проектына алмашка килә. Бу радиодан башланып, концерт белән тәмамлана торган тулаем бер цикл”, - диде Данил Гыйниятов. Ул киләсе елның февраль аенда шул хитларның “Болгар радиосы” милли премиясенә чыгачагын билгеләп узды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100