Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТНВ телеканалы туган телләргә багышланган проект төшергән
Татарстанда «Җырла, Татарстан» дип аталган проект төшергәннәр. Ул республика халкын безнең төбәктәге үрнәк гаиләләр белән таныштыра. Геройлар үзләренең ныклы гаилә серләре белән уртаклаша һәм гаиләләрендәге гореф-гадәтләр турында сөйли, дип яза ТНВ.
Шулай ук быелның язында телеканалда «Кеше китә – җыры кала» сериалын да күрсәтәчәкләр. Күпсерияле фильм (20 серия) Мөхәммәт Мәһдиевнең шул исемдәге повесте буенча төшерелгән һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.
Моннан тыш, ТНВ «Соңгы мәхәббәт» дип аталган тулы метражлы фильм төшерүне дә анонслады. Кинокартина нигезенә Туфан Миңнуллин әсәрләре алынган.
Шулай ук «ШАЯН ТВ» телеканалында «Бишек» тапшыруы да күрсәтеләчәк. Әлеге тапшыруны нейрочелтәрләр ярдәмендә төшергәннәр.
Тамашачылар Ватан Сакчылары: Бөек Ватан сугышы Геройлары, махсус операциядә катнашучылар турында сюжетлар карый ала. Әлеге эшләр ике телдә төшерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз