news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТНВ телеканалы Сабантуе көнне тәкә уйната

Иртәгә Сабан туе ТНВ телеканалында трансляцияләнәчәк.

ТНВ телеканалы Сабантуе көнне тәкә уйната
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 июльдә, Сабан туе ТНВ телеканалында онлайн форматта уткәрелә. Телеканал традициягә тугры калып, бу көнне тәкә уйната. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

«Бәйрәмнең йөзек кашы — тәкәсез күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә, телеканал традициягә тугры калып, бу көнне тәкә уйната. Һәм иң шәбе: анда һәркем катнаша ала. Уенның шартлары 4 июль телемарафон вакытында хәбәр ителәчәк», диелә хәбәрдә.

«Җырлы-моңлы Сабантуй» телемарафоны 8:10 сәгатьтә башланып, көн дәвамында алып барылачак. Котлау-сәламнәрен төрле район вәкилләре, танылган шәхесләр, эстрада җырчылары җиткерәчәк. Бу көн бәйрәм тапшыруларына, концертларга бай булачак.

«Яңалыкларны күзәтеп барыгыз, катнашыгыз. Бәйрәм белән», дип мөрәҗәгать итә оештыручылар.

4 июль көнне онлайн-режимда ТНВ каналында уза торган Сабантуй уңаеннан телемарафон программасы чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100