news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТНВ телеканалы Раштуа гыйбадәтенең туры трансляциясен күрсәтәчәк

ТНВ телеканалы Раштуа гыйбадәтенең туры трансляциясен күрсәтәчәк
Фото: © "Татар-информ"

Бүген «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында Раштуа уңаеннан бәйрәм гыйбадәтенең туры трансляциясе була. Гыйбадәт Казан Богородица ирләр монастыренең Казан Изге Ана иконасы соборында узачак.

Литургияне Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл җитәкләячәк. Трансляция Мәскәү вакыты буенча 23:50 сәгатьтә башлана.

Бәйрәм гыйбадәтен телеканалларның сайтында һәм аның «ВКонтакте»дагы рәсми төркемендә карарга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot