news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«ТНВ» телеканалы эфирында «Үлемсез полк» акциясе узачак

Һәр татарстанлы Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасының яки туганының фотосурәтен социаль челтәрләрдә бастырып, халык батырлыгын мәңгеләштерүгә үз өлешен кертә ала.

«ТНВ» телеканалы эфирында «Үлемсез полк» акциясе узачак
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Бөек Ватан сугышы вакытында фронтта һәм тылда сугышкан кешеләрне искә алу өчен, «ТНВ» телеканалы «Үлемсез полк» акциясе үткәрәчәк.

Быел коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Җиңү көненә багышланган барлык массакүләм чаралар соңрак вакытка күчерелде.

«Үлемсез полк» онлайн-акциясендә барлык татарстанлылар катнаша ала. Моның өчен Instagram-аккаунтта Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасының яки туганының @tvtnv тамгасы һәм # Үлемсез полктнв хештеглары белән фотосурәтен бастырып чыгарырга кирәк. Аккаунт ачык булырга тиеш.

Шулай ук фотографияне 9may@tnvtv.ru электрон почтага җибәрергә мөмкин. Фото астында аның кайда хезмәт иткәнлеге (билгеле булса), рәсемдә кем сурәтләнгән (исем, фамилия, туган - үлгән еллары) булуы турында кыскача мәгълүмат китерелергә тиеш.

5 майга кадәр халык батырлыгын мәңгеләштерүгә үз өлешеңне кертергә мөмкин. Таләпләргә туры килгән фоторәсемнәр май бәйрәмнәре вакытында күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100