news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТНВ Татарстанның Беренче Президенты туган көнендә «Шәймиев» фильмын күрсәтәчәк

Бүген 16.00 сәгатьтә «ТНВ-Татарстан» телеканалы «Шәймиев» документаль фильмын күрсәтәчәк. «7 дней» иҗат берләшмәсе әзерләгән картина Татарстанның беренче Президенты, хәзерге вакытта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тормышына багышланган. Аңа бүген 88 яшь тула.

Минтимер Шәймиев Татарстан Президенты вазифасында – 19 ел, 1991 елдан 2010 елга кадәр эшләде. Ул Россиянең Хезмәт герое һәм «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының тулы кавалеры. Сәясәтче берничә тапкыр Россия Президенты Владимир Путинның сайлау алды кампанияләре барышында ышанычлы заты булды.

С.П.Горбунов исемендәге Казан авиатөзелеш заводында җыела торган Ту-160М яңа стратегик бомбардировщикка Минтимер Шәймиев исеме бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100