news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТНВ Шәһәр һәм Республика көнендә узачак чараларны туры трансляциядә күрсәтәчәк

30 август көнне ТНВ телеканалы Шәһәр һәм Республика көненә багышланган бәйрәм чараларыннан туры трансляция алып барачак. Трансляцияне ТНВның Вконтакте һәм YouTube битләрендә, шулай ук www.tnv.ru сайтында карарга була.

Беренче трансляция 11:00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданнан башлана. Биредә «Уйнагыз, гармуннар! - «Играй, гармонь!» конкурсы катнашучылары чыгышлары булачак, шулай ук «Безнең заман» гала-концерты узачак.

19:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәне каршында урнашкан мәйданда узачак төп концерт трансляциясе башланачак. Концертның хедлайнеры - Uma2rman музыкаль төркеме. Сәхнәдә шулай ук Филүс Каһиров, Ваня Дмитриенко һәм башка танылган артистлар чыгыш ясаячак. 22:00 сәгатьтә бәйрәм салюты трансляциясе башланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot