Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТНВ Раштуа гыйбадәтенең туры трансляциясен күрсәтәчәк
«ТНВ-Татарстан» телеканалы Раштуа уңаеннан бәйрәм гыйбадәтенең туры трансляциясен күрсәтәчәк. Трансляция 6 гыйнварда Мәскәү вакыты буенча 23:50 сәгатьтә башлана.
Литургия Казан Богородица ирләр монастыре каршындагы Казан Изге Ана иконасы кафедраль соборында узачак. Аны Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл җитәкләячәк.
Бәйрәм гыйбадәтен телеканалда гына түгел, TNV.RU сайтында, шулай ук телеканалның «ВКонтакте»дагы рәсми төркемендә дә карарга мөмкин булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз