news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“ТНВ-планета” телеканалы агымдагы елның 1 июненнән эшләтеп җибәреләчәк

Каналның алдагы планнарында татар тарихы турында программалар, документаль фильмнар төшерү, татар әдипләре әсәрләре нигезендә татарча мультфильмнар эшләү

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). “ТНВ-планета” телеканалы агымдагы елның 1 июненнән эшләтеп җибәреләчәк. Бүген бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында “Татарстан – яңа гасыр” каналы генераль директоры Илшат Әминов хәбәр итте. Яңа канал Россиядә һәм БДБ илләрендә яшәүче милләттәшләребезне берләштерү, татар милләтен үстерү максатыннан оештырыла.
Илшат Әминов, тапшырулар челтәре турында сөйләп, Россия төбәкләрендә һәм башка илләрдә гомер итүче кардәшләребезнең мәдәни, мәгърифәтчелек программаларына, әдәби тапшыруларга, татар телендәге концертларга, спектакльләргә өстенлек бирүләрен билгеләп үтте. Барлык теләк-тәкъдимнәрне исәпкә алып, “ТНВ-планета” каналында өч юнәлештә эшләячәк. Яңалыклар татар һәм рус телләрендә биреп барылачак. Республикадан читтә яшәүчеләрне бары тик позитив яңалыклар белән генә таныштыру көтелә. Балалар өчен блок татар телендә генә эшләячәк. Аның үзәгендә “Татарча сөйләшәм” программасы торачак дип көтелә. Музыка-сәнгать блогы кысаларында әдәби-драматик композицияләр, спектакльләр һәм концертлар күрсәтеләчәк.
Илшат Әминов сүзләренә караганда, 2002 елда бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча Россиядә 5,5 млн. татар яши. Аларның якынча 1 миллионы татар телен начар белә. Тапшырулар челтәрен төзегәндә бу үзенчәлекләр дә исәпкә алынган.
Бүгенге көндә канал алдында торган проблемаларның берсе – спутникларның җитешмәве. Генераль директор моңарчы эшләп килгән спутникларның потенциалыннан файдаланырга тәкъдим итә.
Каналның алдагы планнарында татар тарихы турында программалар, документаль фильмнар төшерү, татар әдипләре әсәрләре нигезендә татарча мультфильмнар эшләү.
“Россиядә әлеге каналны татарлар түземсезләнеп көтә. Авырлыкларга карамастан, без аны эшләтеп җибәрәбез”, - диде И.Әминов.
Депутатларның сорауларына җавап биреп, И.Әминов “Татарстан – яңа гасыр” һәм “ТНВ-планета” каналларының бергә эшләячәген, кайбер программаларның ике каналда да чыгачагын белдерде. Генераль директорның планнарында – яңа каналны “Россия Культура” каналы форматында эшләү.
Бүген утырышта шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова каналны татар телен камил белә торган кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәреп чыкты.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сүзләренчә, әлеге каналның максаты, беренче чиратта, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең татар теленә булган ихтыяҗын канәгатьләндерү, аннан соң – Татарстанның мәдәни байлыгын җиткерү.
Депутат Туфан Миңнуллин “ТНВ-планета” кебек каналның ачылуның зур яңалык, шатлык буларак кабул ителүен билгеләп үтте. Шул вакытта ул бу эшнең профессиональ рәвештә алып барылырга тиешлеген ассызыклады.
Комитет рәисе Разил Вәлиев, фикер алышуларга нәтиҗә ясап, әлеге каналны бөтен татар милләтенең көтүен белдерде. “Әмма бу эшне “Татарстан – яңа гасыр”га гына кайтарып калдырырга ярамый”, - дип, ул депутатлар, әдипләр, җәмәгать эшлеклеләре белән берлектә координация советын оештырырга тәкъдим итте. Кадрлар белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү зарурлыгын билгеләп үтте. Утырышта депутатлар шулай ук “Мәгариф турында” ТР Законына һәм “ТРда халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын карады, Евразиянең традицион сәнгать һәм спорт уеннарын үткәрү мөмкинлекләре турында фикер алышты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot