news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«ТНВ»ның яңа башкарма директоры Алинә Сөләйманова коллективка тәкъдим ителде

Алинә Сөләйманова 2017 елдан Уфа шәһәре мэрының урынбасары вазифасында булган.

«ТНВ»ның яңа башкарма директоры Алинә Сөләйманова коллективка тәкъдим ителде
Youtube.com (скриншот)

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 1 июньдә «ТНВ» телеканалының яңа башкарма директоры Алинә Сөләйманова коллективка тәкъдим ителде.

Алинә Сөләйманова «ТНВ» һәм «ТНВ Планета» телеканалларында милли-сәнгать тапшыруларын җитәкләячәк. Бу турыда телеканалның яңалыклар тапшыруында хәбәр иттеләр.

Яңа җитәкче хезмәт юлын Башкортстан телевидениесенең корреспонденты буларак башлаган, «БСТ», «Россия. Башкортстан» телеканалларында тапшырулар авторы һәм алып баручысы булып та эшләгән.

2016 елдан «Бөтен Уфа» телекомпаниясен җитәкләгән. 2017 елдан Уфа шәһәре мэрының урынбасары вазифасында булган.

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов Алинә Сөләйманованы югары дәрәҗәле профессионал дип бәяләде. «Алинә Наил кызы күптән телевидение тармагында. Аның түрә, журналист һәм эре массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчесе булып эшләгән тәҗрибәсе бар. Бу уникаль сыйфат безгә каналны кызыклырак итү өчен кирәк», — диде ул.

Алинә Сөләйманова үзен «Яңа гасыр» телеканалының даими караучысы дип таныштырды. «Мин бүгеннән холдинг командасында эшләвем белән горурланам. „Яңа гасыр“ — илнең иң зур милли төбәк телеканалы. Каналның иҗади үсешенә үз өлешемне кертермен дип өметләнәм», — диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot