news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТНВ өлкәннәр өчен яңа медиапроект эшли башлый

Көн саен 11:00 сәгатьтән «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында сез яраткан фильмнар, спектакльләр, концертлар күрсәтеләчәк.

ТНВ өлкәннәр өчен яңа медиапроект эшли башлый
tnv.ru

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Коронавирус таралу куркынычы һәм өлкәннәрнең бу вируска күбрәк дучар булуы сәбәпле, «Яңа Гасыр» телеканалы 30 марттан «ТНВ – өлкәннәр өчен» сәхифәсен башлап җибәрә.

Көн саен 11:00 сәгатьтән «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында сез яраткан фильмнар, спектакльләр, концертлар күрсәтеләчәк. Бу көннәрдә бергә булыйк, күңелне төшермик, өйдә булган вакытны кызыклы уздырыйк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100