news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТНВ каналының “Талант” проекты җиңүчесенә 1 миллион сумлык сертификат тапшырылды

Бәйге 2018 елның 1 мартыннан 31 августына кадәр - тарихи, әдәби-музыкаль һәм шоу-программа номинацияләрендә үткәрелде.

ТНВ каналының “Талант” проекты җиңүчесенә 1 миллион сумлык сертификат тапшырылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татар авылларының әле яшәү потенциалы зур, һәм әлеге потенциал турында татар дөньясына “Юлчы” телетапшыруы сөйләячәк һәм күрсәтәчәк. Бүген ТНВ каналының “Талант” конкурсы “Юлчы” проектына шундый шанс бирүе хакында игълан итте һәм конкурска нәтиҗәләр ясап, проект авторы Альберт Шакировка 1 миллион сумга сертификат тапшырды.

Бүген ТНВ каналы журналистлар катнашында үзенең “Талант” конкурсына нәтиҗәләр ясады. Быел март аенда ТНВ татар телендәге видеопроектлар буенча бәйге игълан иткән иде. “Талант” бәйгесе креатив авторларга социаль челтәрләрдә яки Youtube-каналларда гына түгел, ТВ форматында да үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Конкурстанлар үз тапшыруларын республика каналларының берсендә трансляцияләү хокукына көч сынашты.

  • Конкурс 2018 елның 1 мартыннан 31 августына кадәр дәвам итте. Ул өч номинациядә үткәрелде. Болар – тарихи, әдәби-музыкаль һәм шоу-программа номинацияләре. Конкурс таләпләренең берсе булып әдәби телне белү тора.

ТНВ каналы җиңүчеләрен игълан итү тантанасы телевидениенең студиясендә үтте. Ул пиар-акция буларак кулланылды һәм журналистларга үзләрен ток-шоуда катнашучылар итеп тою мөмкинлеген бирде. “Талант” конкурсына нәтиҗәләр ясау тантанасын Данил Гыйниятов белән Роза Әдиятуллина алып барды.

Оештыручыларның әйтүе буенча, конкурска утызга якын эш килгән. Шулардан 24 эш бөтен таләпләргә җавап бирә, дип табылган һәм жюри игътибарына тәкъдим ителгән.

“Конкурс максатларының берсе – талантлы авторларны булдыру”, - дип искәртеп узды Данил Гыйниятов һәм ТНВның шушы ук максатны күздә тоткан башка конкурсларын да санап үтте.

Җиңүчеләрне телевидение җитәкчелегеннән булган жюри әгъзалары котладылар. Аларның һәрберсенә үз күңеленә охшаган проект авторын бүләкләү хокукы бирелгән иде. “Мин бөтен проектларны да карап чыктым. Миңа ГТРК каналы алып баручысы Батыр Харисовны котларга куштылар. Сез - бик чибәр егет, камил татар телегез бар. Минем сезгә киңәшләрем бар, сезгә бу эшегезне дәвам итәргә кирәк, - диде жюри әгъзасы, танылган кино- һәм телережиссер Нурания Җамали.

Шунысы игътибарга лаек, әдәби татар теле бәйге таләбе булып торса да, рус телендәге проект авторлары да билгеләп үтелде. Алты жюри әгъзасының өчесе чыгышларны рус телендә ясады.

Төп җиңүчене ТНВның башкарма директоры, баш мөхәррире Айрат Сибагатуллин котлады. “Сез бүген конкурсантлар булсагыз, иртәгә безнең коллегалар – режиссерлар, операторлар, бәлки җитәкчеләр булырсыз. Сезнең проектлар безнең каналда дөньяга чыкса, без бик шат булырбыз”, - диде ул.

Айрат Сибагатуллин, проект җиңүчесе Альберт Шакировны котлап, аңа 1 миллион сумлык сертификатны тапшырды. Әлеге акча тапшыру әзерләү өчен дип бирелә.

Тапшыруның анонсына караганда, җиңүченең “Юлчы” проекты Татарстаннан читтә урнашкан Оренбург һәм Башкортстан ягындагы татар авыллары турында сөйләячәк.

Конкурста катнашучылар арасында Булат Бәйрәмов, Нурзадә Вәлиуллина кебек, медиапространствода таныш йөзләр дә бар иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100