Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТНВ каналында «Белем дөньясы» программасы чыга башлады
Тапшыру мәгариф, фән һәм милли сәясәт өлкәсендә кызыклы тәҗрибәләр, һөнәри осталык серләре һ.б. багышлана.
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). ТНВ каналында яңа форматта «Белем дөньясы» программасы чыга башлады. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тапшыру Татарстанда гамәлгә ашырыла торган мәгариф, фән һәм милли сәясәт өлкәсендә кызыклы тәҗрибәләр, һөнәри осталык серләре, мәктәп укучыларының һәм укытучыларның гадәти булмаган мавыгулары, мәгърифәтчелек проектлары, танып-белү тарихлары турында сөйли, диелә хәбәрдә.
“Белем дөньясы" Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәте концепциясе кысаларында тормышка ашырыла һәм ул төбәктә яшәүче төрле халыкларның мәдәниятләрен һәм телләрен саклауга юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз