news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТНВ каналы Үзбәкстанда корпункт ачарга җыена

Хәзерге вакытта «Яңа Гасыр» корпунктлары Мәскәү, Екатеринбург, Төмән, Ижевск, Уфа, Ульяновск, Әлмәт, Лениногорск, Яр Чаллы, Астана шәһәрләрендә эшли.

ТНВ каналы Үзбәкстанда корпункт ачарга җыена
Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). ТНВ каналы Үзбәкстанда корпункт ачарга җыена. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге хәбәр итә.

4 мартта Ташкент шәһәрендә Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллегендә Татарстан «Яңа гасыр» телекомпаниясе» АҖ делегациясе белән очрашу узды. 

Очрашуда «ТНВ»ның башкарма директоры, баш мөхәррире А.Сибагатуллин, Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле Р. Шакиров, региональ үсеш буенча генераль директор урынбасары, техник директоры С.Петров, Хокук мәсьәләләре буенча генераль директор урынбасары Р. Р. Птицына, Үзбәкстанда ТНВ корпункты директоры Д.Хәбибуллина катнашты.

Очрашуда Үзбәкстанда Татарстан телекомпаниясенең корпусын ачу һәм киләчәктә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

«Яңа Гасыр» Татарстан Республикасы белән Үзбәкстан Республикасы арасында төрле икътисади һәм мәдәни-гуманитар мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм тирәнәйтү, телне, мәдәниятне, татар халкының милли традицияләрен саклау һәм үстерү бурычын куя.

  • Хәзерге вакытта «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең корпунктлары Мәскәү, Екатеринбург, Төмән, Ижевск, Уфа, Ульяновск, Әлмәт, Лениногорск, Яр Чаллы шәһәрләрендә, шулай ук Казахстан Республикасының Астана шәһәрендә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100