news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТНВ Илһам Шакировның 90 еллыгы уңаеннан өч серияле «Илһам» фильмын тәкъдим итте

ТНВ Илһам Шакировның 90 еллыгы уңаеннан өч серияле «Илһам» фильмын тәкъдим итте
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Бүген «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе бинасында легендар җырчы Илһам Шакировның тууына 90 ел тулуга багышланган өч серияле «Илһам» фильмының презентациясе узды. Фильмны әзерләүчеләр стандарт брифинг форматыннан баш тартты һәм кунаклар белән 1970нче еллардагы фин телевидениесе студиясе стилендә ясалган декорацияләрдә очрашты. Студиядә булдырылган антураж Шакиров иҗат иткән һәм программаларын яздырган чорга кайтара.

Кунакларга пластик грим ясау процессын күрсәттеләр. Төп рольне башкаручы Марсель Мосавиров сүзләренчә, аның өчен грим салу процессы рольгә керүдә хәлиткеч әһәмияткә ия булган.

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Грим салгач, көзгегә карадым һәм Илһам Шакировның карашын күрдем», – ди Чаллы дәүләт татар драма театры актеры.

Очрашуда катнашучыларга шулай ук костюмнар буенча рәссам Анна Невзорованың эше дә тәкъдим ителде. Фильмда кулланылган костюмнар ул еллардагы моданы гына кабатламый, ә Илһам Шакировның яшь артисттан танылган музыка остасына кадәр узган эволюциясен дә чагылдыра.

«Мин фильмның уңышлы килеп чыкканына тагын да ныграк инандым. Тиздән без тамашачыларны чын телевизион сериал белән шаккатырачакбыз», – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов.

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Проектның баш продюсеры Алинә Сөләйманова сөйләвенчә, 27 кешедән торган команда җиде ай дәвамында эшләгән. Фильмны төшерү эшләре декабрьдә башланган һөм июнь азагында төгәлләнгән

«Безнең сериал Россия милли киносы статусына ия. Таныклыкны РФ Мәдәният министрлыгы бирде. Димәк, без милли фильмнар реестрына керәбез», – дип билгеләп үтте продюсер.

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

ТНВ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов картинаны иҗат итүчеләр очрашкан авырлыкларга басым ясады. «Илһам Шакиров – татар мәдәниятенең легендасы, бөек шәхесе. Шуңа күрә бу фильмны начар төшерергә ярамый. Ялгышырга хакыбыз юк иде. Бу бөек кеше турында матур фильм булырга тиеш», – диде ул.

Әминов фикеренчә, әлеге проект – яшьләрнең игътибарын милли мәдәниятнең, татар музыкасы традициясенең нигезен формалаштырган шәхескә җәлеп итү ысулы.

«Илһам» фильмының премьерасы гыйнвар бәйрәмнәрендә ТНВ телеканалында булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot