news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТНВ Идел буе Болгарында ислам кабул итүгә 1100 еллык чараларын туры эфирда күрсәтәчәк

«Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чаралардан турыдан-туры трансляция алып барачак. Бу хакта телеканалның рәсми сайты хәбәр итә.

Иң беренче трансляция – Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлек ташы кую тантанасы. Тантаналы ачылыш 20 май көнне Казанда «Кырлай» паркының элеккеге урынында узачак. Трансляция 13:00 сәгатьтә башлана.

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырыла торган төп чара 21 май көнне Болгарда узачак. «Изге Болгар җыены»на 7 ил һәм Россиянең 76 төбәгеннән 1100 имам киләчәк. Тантананың туры трансляциясе 11:00 сәгатьтә башлана.

Моннан тыш, ТНВ үз тамашачылары өчен «Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган тантана»ны күрсәтәчәк. Чара 22 май 20:30 сәгатькә билгеләнгән. Барлык чаралар турында ТНВ каналы сюжетлар төшерәчәк.

Әлеге чаралардан трансляцияне ТНВның Вконтакте төркемнәрендә, YouTube каналларында, шулай ук tnv.ru сайтында карарга мөмкин, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100