news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Әминов Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Илшат Әминов Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

«Татар сүзе» дүртенче халыкара телевизион нәфис сүз бәйгесенең гала-концертында «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминовны Татарстан Республикасының мәдәни үсешенә зур өлеш керткәне, татар телен, мәдәниятен үстерү, рухи кыйммәтләрне саклау һәм баету, яшь буынны милли рухта тәрбияләү юнәлешендә башкарган эшләре өчен Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Хатны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов тапшырды. Рәхмәт хатын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин имзалаган.

  • 4 апрель көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Татар сүзе» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узды. Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла һәм телевизион проект буларак тормышка ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100