news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә яшүсмерләре күрше районда узган көрәш бәйгесендә призлы урыннар алды

Сигез кешелек командадан 5 көрәшче призлы урын яулады.

Әтнә яшүсмерләре күрше районда узган көрәш бәйгесендә призлы урыннар алды
Р .Шәрәфиев

(Әтнә, 1 октябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Сүрия Мингатина). Әтнәнең 2004-2005нче елгы яшүсмерләре Арчада узган көрәш бәйгесеннән призлы урыннар алды. Бу турыда район басмасы сайтында хәбәр ителә.

Сигез кешелек командадан 5 көрәшче призлы урын яулады.  Рәсим Сафин,  Айзат Филатов - беренче урында, Данил Бариев, Данил Аканашев , Даил Зиннәтуллин - икенче урында. Рәсим, Данил, Даил - Яңа Шашы мәктәбе укучылары, Данил - Түбән Көек, Айзат - Мәңгәр мәктәбе укучысы.

Тренерлары Радик Шәрәфиев,  Руслан Сафин җитәкчелегендәге команда дүртенче урында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100