news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә WorldSkills Kazan 2019 әләмнәрен кабул иткән

Иң тәэсирлесе WorldSkills Kazan 2019 әләменә Әтнә гербын уналтынчы район булып беркетү булды.

Әтнә WorldSkills Kazan 2019 әләмнәрен кабул иткән
Фәридә Филатова

(Әтнә, 20 июнь, “Татар-информ, "Әтнә таңы”). Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов WorldSkills Kazan 2019 әләменәрен кабул итте. Әлеге чара Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында "Ачык ишекләр көне" кысаларында узды. Бу турыда районның җирле басма сайты хәбәр итә.

"Һөнәрле кеше – ул бай кеше. Нәкъ менә WorldSkills кысаларында һөнәрле кешегә игътибар нык арта. Моны без үзебезнең районыбыз мисалында да яхшы аңлыйбыз. Яшьләребезнең һөнәргә тартылуын күреп, WorldSkill бәйгеләрендә катнашып, беренче урыннар яулауларына сөенәбез", - дип, Айрат Фәнил улы әлеге бәйгеләрдә җиңү яулаган яшьләребезгә бүләкләр тапшырып, рәхмәтен җиткерде.

Беррәттән Казанда 22-27 август көннәрендә узачак 45 нче WorldSkills Эшче һөнәрләр дөнья чемпионатының әһәмиятенә тукталып, аны районыбыз эшчәнлеге белән бәйләде. Иң тәэсирлесе WorldSkills Kazan 2019 әләменә Әтнә гербын уналтынчы район булып беркетү булды.

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы каршысында узган чара да WorldSkills Kazan 2019ның талисманнары — Алмаз белән Алтынның катнашуы да бәйрәмгә нур өстәде.Алар икесе дә һөнәр остазлары, фәннәр һәм сәнгать белгечләре. Яшьлек, дуслык һәм акыл ияләре буларак сурәтләнеп, Чемпионатның "Киләчәк синең кулыңда" девизын кулланып яшәүчеләр.

Оештыру комитеты тарафыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмовка чемпионат флаглары эстафетасында катнашучы сертификаты да тапшырылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100