news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә волейболчылары Яңа Кенәрдән кубок алып кайтты

Моңа кадәр алар ике тапкыр Татарстан республикасы бәйгеләреннән дә призлы урыннар белән кайткан.

(Әтнә, 29 гыйнвар, "Татар-информ", “Әтнә таңы” ). “28 гыйнвар көнне Арча районының Яңа Кенәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең спорт залында әлеге мәктәп укучысы Венер Шакирҗанов хөрмәтенә 2003-2004 елгы яшүсмерләрдән торган җыелма командалар арасында волейбол ярышлары узды. Әтнә районының Күңгәр авылы командасы җиңү яулап, кубок белән кайтты”, - дип яза “Әтнә таңы” газетасы.

Өченче ел рәттән Венер Шакирҗановның туганнары иганәчелегендә үткәрелүче бу бәйгедә Арча районының көчле биш командасы, Әтнә районының ике – “Әтнә” һәм “Күңгәр” командалары , Кукмара районы командасы, Кенәр мәктәбенең кызлар командасы катнашты.

100 кеше катнашкан әлеге бәйгедән Әтнәнең “Күңгәр”командасы, тренеры – Илдар Әхмәтов, 1 урын яулап, кубок белән кайтты.

Бу команданың чираттагы уңышы. Алар ике тапкыр Татарстан республикасы бәйгеләреннән дә призлы урыннар белән кайткан иде. Ә икенче “Әтнә” командасы (тренеры – Альфред Ваһапов) – 4 урында. Уен барышында шулай ук “Иң яхшы уенчылар” да билгеләнеп, аларга диплом һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Иң осталар а арасында безнең Азат Фазуллин белән Динар Вәлиев тә бар.

“Егетләребез, сөбханалла, матур уен күрсәттеләр, волейбол бергәлекне, бер-береңне аңлап уйнау осталыгын таләп итә, безнең уенчылар әнә шулай уйнады, без командалар уеныннан бик канәгать”, - ди Әтнә спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин. Котлыйбыз, егетләр, уңышларыгыз артып торсын.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100