news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә укытучысы Мари Элда мастер-класс күрсәткән

Мари Эл Республикасында татар мәгърифәте көннәре узды.

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Агымдагы елның 23–24 ноябрь көннәрендә Мари иле республикасының Йошкар-Ола шәһәренең татар мәдәнияте үзәгендә татар мәгърифәте көннәре узды. Ике республика укымышлылары арасында барган очрашулар вакытында Татарстан Республикасы белән Мари Эл Республикасы мәгариф оешмалары арасындагы килешүгә кул куелды, дип яза “Әтнә таңы”.

Әлеге чараның пленар утырышында Татарстан делегациясе җитәкчесе буларак– ТРның Премьер-министр урынбасары, ТРның фән һәм мәгариф министры Энгель Навап улы Фәттахов чыгыш ясады. Татар мәгърифәте көннәре барышында ТР Әтнә муниципаль районының Күәм урта гомуми белем мәктәбе белән Мари Эл Респбликасының Морки районының Нурумбаль урта гомуми белем мәктәбе арасында да алга таба озак вакытка хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды.

Секцияләр эше барышында районыбызның Яңа Шашы урта мәктәбе укытучысы Гөлнара Фәргать кызы Корбанова татар әдәбиятын укыту буенча мастер-класс күрсәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot