news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә укытучылары ГТО нормативлары тапшырды

Районның 12 мәктәбеннән 57 укытучы ГТО нормативларын тапшырды.

 (Әтнә, 23 март,  "Татар-информ", “Әтнә таңы”). Әтнә районы "Ашыт" спорт һәм мәдәният үзәгендә район укытучылары ГТО нормативларын тапшырдылар,- дип яза район  газетасы сайты.

Районның 12 мәктәбеннән 57 укытучы ГТО нормативларын тапшырдылар: пневматик мылтыктан аттылар, чаңгы шудылар, турникта тартылдылар, озынлыкка сикерделәр.

Нәтиҗәсе сөенерлек, барысы да тиешле таләпләрне үти алдылар. Һәр спорт төренә бик җаваплы карадылар. Апрель аенда районда оешмаларда эшләүчеләр тапшыра башлый ГТО нормативларын...- ди районның яшьләр эше, спорт бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев.

Димәк, сәламәт яшәү рәвешен алып барасы, шөгыльләнәсе генә кала...

news_right_1
news_right_2
news_bot