news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә укучысы “Мин булачак мал табибы” республика бәйгесендә I урын алды

Күлле Киме мәктәбенең VII сыйныф укучысы Раил Хисамиевны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүләкләгән.

(Әтнә, 5 октябрь, “Татар-информ", “Әтнә таңы”, Хәмит Бадиков). Әтнә укучысы “Мин булачак мал табибы” республика бәйгесендә I урын алды, дип яза җирле басма.

Бу бәйге июль аенда игълан ителде. Бәйгедә катнашырга да нәкъ менә укытучы Гөлсинә Хәкимуллина этәргеч ясаган.

“Уйнап кына тотынган идек, август башларында эшегез I урын алды, дип хәбәр иттеләр”, - ди Гөлсинә Хәкимуллина. Шуннан ихлас кызыксынып республикакүләм бәйге нәтиҗәләрен көтә башлыйлар. Сентябрь аенда “Иншагыз Татарстан буенча җиңүчеләр арасында”, дигән хәбәр алалар.

Бер уңайдан Казанга, “Корстон” күңел ачу комплексына кунакка чакыралар аларны.

- Бардык,тик биредә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында зур чара узасын белмәгән идек, - диләр.

“Корстон”га узгач берара гаҗәпләнеп карап торалар – залдагы бер як стена буйлап балаларның иҗат эшләреннән күргәзмә ясаганнар.

- Мин эшләргә сокланып карап йөргәндә, укучым яныма килеп: “Апа, безгә I урын икән”, - дигәч аптырап калдым. Баксаң, ул үзенең иншасын, шуның белән бергә бирелергә тиешле дипломны күреп килгән, - ди укытучы.

Чын бәйрәм була бу. Өстәлләр җәеп, зурлап авыл хуҗалыгы эшчәннәрен һәм бер уңайдан шушы конкурста җиңүчеләрне котлыйлар. Ә биредә бәйгедәге 3 номинациянең дә – инша язу, рәсем ясау һәм фотосурәт җиңүчеләре генә катнаша. Татарстан вице-премьеры һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Раил Хисамиевка дипломнан тыш, кыйммәтле бүләктә тә тапшырган.

Шунда министр аннан: “Нишләп мал табибы булырга уйладың соң?” – дип сорап куя. Раил хайваннар яратуын әйтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100