news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә укучылары очучы буларга әзерләнә, очкыч төзергә өйрәнә

Казаннан авиация ветераннарын да үзләренә җәлеп итә

 (Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Әтнәдә мәктәптән тыш эшләр үзәгендә әле быел гына оешкан очучы пилот Радик Туйкин җитәкчелегендәге яшүсмерләр планер мәктәбенә 80нән артык укучы бик теләп йөри. Әлеге түгәрәк шулай ук Олы Әтнә, Күңгәр, Олы Мәңгәр, Комыргуҗа, Күәм, Бәрәзә мәктәпләрендә үз эшен җәелдергән.

“Хәзер бу түгәрәккә йөрүче яшүсмерләр арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чарага әзерлек эшләре алып барыла. Чарада шулай ук Казаннан авиация ветераннары да чакырылачак”, – дип хәбәр итә “Әтнә таңы” газетасына үзәк директоры Рита Садриева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100