news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә укучылары авиация серләренә өйрәнмәкче

Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә 64 түгәрәк эшли

 (Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә (элекке Укучылар йорты) яңа уку елыннан 64 түгәрәк үз эшен башлап җибәргән.

Узган еллардан аермалы буларак, быел биредә техник иҗат юнәлешендәге түгәрәкләр санын арттырганнар. Авиамоделизм, автомоделирование, робототехника, агач эше түгәрәкләре аерым игътибарга лаек. Тагын бер яңалык – югары квалификацияле пилот Радик Туйкин Казаннан кайтып, укучыларны авиация серләренә өйрәтәчәк. Теорияне өйрәтүдән һәм практик өлештән торган бу түгәрәккә йөрүчеләрне бик күп кызыклы ачышлар көтә, дип яза “Әтнә таңы” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100